Скачать книги автора «Вахит Шаихович Имамов»

Карабәк. Каенсар (җыентык)

Вахит Шаихович Имамов

Дистәдән артык роман авторы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамов үз иҗатын ике канатлы итеп алып барырга омтыла. Әдипнең яңа китабына Идел буе Болгар дәүләтенең шанлы да, канлы да тарихына багышланган «Карабәк» романы белән бүгенге чор татар авылларының аянычлы да, өметле дә язмышын тасвирлаган «Каенсар» романы урнаштырылды. Уртак нигез, рухи берлек, милләт язмышы мәсьәләләре бу әсәрләрне бер үк тарихи яссылыкка куя.

Җидегән / Семерик

Вахит Шаихович Имамов

Жанр: Разное

Танылган язучы Вахит Имамовның әлеге җыентыгына төрле елларда иҗат ителгән күләмле әсәрләре туплап бирелде. Соңгы елларда В. Имамов тарихи романнар авторы буларак танылса да, әдәбият мәйданына аяк баскан чорда ул үзенең лирик повестьлары белән дә киң катлам укучыларының мәхәббәтен яулап алган иде. Аның «Өмет», «Нәзер» исемле әсәрләре буенча 1990 елларда Казан телевидениесе тарафыннан кыска метражлы нәфис фильмнар да төшерелде һәм дистәләрчә тапкыр экраннардан күрсәтелде. Әлеге җыентыкка кертелгән дүрт әсәр Татарстан китап нәшриятында беренче мәртәбә дөнья күрә.