Жанр: Разное
Күренекле язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Салаховның әлеге китабында «Колыма хикәяләре» роман-хроникасы бирелде. Әсәрдә тоталитар режимның кешелексез сәясәте, зинданнарда, концлагерьларда хаксызга һәлак ителгән миллионлаган репрессия корбаннарының ачы язмышы сурәтләнә.
Жанр: Разное
Язучы Фирүзә Җамалетдинованың бу китабына җәмгыятьнең, кешелек дөньясының яшәү рәвешен төрле төс-сурәтләрдә чагылдырган заманча хикәяләре тупланды.
Аларда Намус, Тугрылык, Мәхәббәт кебек мәңгелек төшенчәләр психологик тирәнлек һәм нечкә шигъри тоем аша тасвирлана.
Жанр: Разное
Озак еллар Азнакай районы һәм шәһәре башлыгы булып торган шагыйрь Әнәс Исхаков бу китабында үзе белән бергә данлыклы хезмәт юлы үткән хезмәттәшләренең, остазларының, шулай ук гади колхозчылар һәм эшчеләрнең, эшмәкәрләр һәм сәнгать әһелләренең дә чын асылын ачып бирә алган. Туган җирне, чишмәләр, җәйрәп яткан иген басуларын тирән ярату хисләре белән сурәтләү аңа китабын шигъри тәлгәшләр белән бизәргә мөмкинлек биргән.
Авторның кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, тәрбия-иман, әхлак-дин мәсьәләләре, җәмгыятьтәге бүгенге көн проблемалары турындагы уй-фикерләре китапта зур урын алган, һәм алар, әлбәттә, укучыны уйланырга мәҗбүр итәр дигән өметтә калабыз.
Жанр: Разное
Книга посвящена славному пути комсомола Татарстана – боевого авангарда молодежи республики, надежного помощника Коммунистической партии и ее боевого резерва. С помощью документов и фотографий показана более чем семидесятилетняя история борьбы, героических свершений и творческого поиска. Инициатива по созданию книги-альбома к 100-летию ВЛКСМ принадлежала председателю Совета ветеранов комсомола РТ И. Ш. Рахманкулову и была поддержана всеми ветеранами комсомольского движения республики.
Альбом рассчитан на широкий круг читателей.
Жанр: Разное
В книге Р. У. Хуснутдиновой «Рождество в зоне» представлены рассказы о реалиях современной российской жизни. О заброшенных деревнях, о нарастающих проблемах «простого» человека, о незащищённости стариков и детей, об одиночестве человека в современном большом городе. Порой в реалистическую ткань повествования вплетаются элементы фантастики. И тогда даже самая безнадёжная ситуация заканчивается благополучно, жизнь продолжается…
Жанр: Разное
В книгу казанского поэта Ивана Грая вошли стихотворения, многие из которых известны читателям по ранее изданным сборникам.
Книга состоит из семи частей, представляющих основные ипостаси его мировосприятия. Композиционно они объединены своеобразным поэтическим стилем, составляющим непредсказуемый, но остро ощутимый, духовный микро- и макрокосмос автора.
Жанр: Разное
Әлеге китапка Уфада яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм драматург Расих Ханнановның төрле елларда язылган робагыйлары туплап бирелде. Җирдә яшәүнең максаты, бүгенге тормыш-яшәеш, мәңгелек кыйммәтләр турында уйланулар әлеге дүртьюллыкларда төп лейтмотив булып тора.
Жанр: Разное
«Балык теле» – Булат Ибраһимның тәүге китабы. Автор шигырьләрендә бүгенге көннең вакыйга-күренешләрен, проблемаларын, милләт язмышы турында уйлануларын укучыга нечкә тоем аша җиткерә.
Жанр: Разное
Китапта авторның балалар өчен язылган шигырьләре, җырлары, табышмаклары һәм әкиятләре тупланды. Маҗаралы вакыйгаларны үз эченә алган һәм балаларга аңлаешлы, җиңел тел белән язылган шигырьләр аша укучы тирә-юньне танып белергә өйрәнә. Кызыклы табышмаклар балаларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерә.
Китап мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга, ата-аналарга, укытучыларга, тәрбиячеләргә, татар балалар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
Жанр: Разное
«Иң зур сер» – Раил Гатауллинның беренче китабы. Җыентыкта авторның төрле елларда иҗат ителгән лирик-фәлсәфи шигырьләре туплап бирелде.
Жанр: Разное
Коллективом авторов составлен «Сборник головоломок про Татарстан». Новизной сборника является то, что решения шахвордов и головоломок требуют самостоятельного, сознательного и избирательного применения комплекса знаний межпредметного характера: истории, географии, рисования, математики, русского и татарского языков и литературы, теории шахмат, обществознания, логики и др. Задачи составлены не на основе распространённых в настоящее время традиционных классических кроссвордов, чайнвордов, сканвордов, а на основе оригинальных творческих тематических шахвордов и головоломок.
Жанр: Разное
Китап – татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның 1914 елда нәшер ителгән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» нең кириллицадагы беренче басмасы. Шагыйрь исән вакытында үзе билгеләп калдырган дип фаразланган җыентыкның төзелеше, әсәрләрнең текстлары, фото һәм иллюстрацияләре сакланды.
Җыентык Г. Тукай иҗаты белән кызыксынган киң катлау укучылар игътибарына тәкъдим ителә.
Жанр: Разное
Бу китапта шагыйрь Мөхәммәт Шәйхинең (1949–1996) шигырь һәм поэмалары туплап бирелде. Җыентык укучыга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.
Жанр: Разное
В романе Нурихана Фаттаха «Свистящие стрелы» описываются жизнь и сложные взаимоотношения с соседними народами древних тюркских племён, живших на территории Монголии и Северного Китая в III веке до н. э.
Роман на русском языке издаётся впервые.
Жанр: Разное
Күренекле язучы Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» дип аталган тарихи романында яңа эрага кадәр III гасырда хәзерге Монголия, Төньяк Кытай территориясендә яшәгән борынгы төрки кабиләләрнең тормышы һәм күрше халыклар белән катлаулы мөнәсәбәтләре тасвирлана.
Әлеге китап әдәбият сөючеләргә әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.
Жанр: Разное
«Төрки әдәбият» сериясеннән дөнья күргән дүртенче китапта күренекле кыргыз язучысы, халыкара әдәби премияләр лауреаты Айдарбәк Сарманбетовның хикәяләре татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә.
Әсәрләрдә кыргыз халкының шанлы һәм катлаулы тарихы да, бүгенге тормышы да җете буяулар белән, укучы күңеленә үтәрдәй һәм төпле итеп сурәтләнә.
Жанр: Разное
Көчле публицистик аһәңе, милли рухияте, ныклы гражданлык позициясе белән укучыларга яхшы таныш Ркаил Зәйдулла үзенең яңа китабында төрле елларда иҗат ителгән лирик шигырьләрен тәкъдим итә. Алардагы иң нечкә мәхәббәт хисләре дә, яшәеш, тәкъдир, табигать, иҗат, сәхнә белән бәйле күңел кичерешләре дә укучыларны битараф калдырмас дип ышанабыз.
Жанр: Разное
В повестях и рассказах, представленных в книге, присутствуют и красота, и любовь, и юмор, и крик души.
Книга рассчитана на детей и подростков.
Жанр: Разное
Әлеге китаптагы хәлләр синең белән дә, дусларың белән булырга мөмкин. Игелекле эшләр дәфтәренә язу өчен эш эзләп йөрүчеләр дә, курыкканда өчәр метрга сикерүчеләр дә, хорафатларга ышанучылар да бардыр дусларың арасында. Бәлки, үзең дә шундыйдыр?..
Ничек кенә булмасын, бу хикәяләрдә бүгенге балалар, яшүсмерләр тормышы.
Жанр: Разное
Танылган язучы Вахит Имамовның әлеге җыентыгына төрле елларда иҗат ителгән күләмле әсәрләре туплап бирелде. Соңгы елларда В. Имамов тарихи романнар авторы буларак танылса да, әдәбият мәйданына аяк баскан чорда ул үзенең лирик повестьлары белән дә киң катлам укучыларының мәхәббәтен яулап алган иде. Аның «Өмет», «Нәзер» исемле әсәрләре буенча 1990 елларда Казан телевидениесе тарафыннан кыска метражлы нәфис фильмнар да төшерелде һәм дистәләрчә тапкыр экраннардан күрсәтелде. Әлеге җыентыкка кертелгән дүрт әсәр Татарстан китап нәшриятында беренче мәртәбә дөнья күрә.
Жанр: Разное
Ульяновск каласында яшәп иҗат итүче Шәфикъ Иматдиновның бу китабына соңгы елларда язылган лирик шигырьләре туплап бирелде.
Жанр: Разное
В книге Рустема Кутуя – поэта, писателя и переводчика, члена Союза писателей Республики Татарстан, заслуженного работника культуры ТАССР (1987), лауреата Державинской премии (2009) – собраны детские стихи. Добро пожаловать в поэтический мир животных, где можно познакомиться с бегемотом, съевшим деньги на комод; бедным ёжиком, шустрым Когтёнком, пауком, который, как рукой, рулит ногой; пингвинами, делающими друг другу массаж; стареньким раком с одной клешнёй, который засыпает в обнимку с луной, и не только. Стихи выстроены в алфавитном порядке.
Книга выходит в честь 80-летия писателя и предназначена для детей дошкольного и младшего школьного возраста.
Жанр: Разное
Поэзия Галины Булатовой, образная и мелодичная, рождена просветлённым мировосприятием и ощущением цельного, неразрывного потока времени и судеб. В её стихах звучат голоса нескольких поколений, сливаясь в неторопливую реку жизни, а лирическое пространство заселено столь густо, что сердцу в нём становится тесно, а дышится легко.
Значительную часть книги занимают поэтические переводы с татарского (Рамазан Байтимеров, Эльс Гаделев, Наби Даули, Фирдус Девбаш, Фатых Карим, Лябиб Лерон, Туфан Миннуллин, Рузаль Мухаметшин, Гарай Рахим, Хасан Туфан, Ленар Шаех).
Жанр: Разное
Яшь язучы Алмаз Мансуровның әлеге беренче китабына яшьлек һәм мәхәббәт хисләре белән өртелгән, хыял-уйны яктылыкка тоташтырырга сәләтле хикәяләре туплап бирелде.
или Войдите