Жанр: Разное
Шагыйрьнең яңа җыентыгына тупланган әсәрләр бер мәхәббәт тарихына багышланган. Ярату хисе кешегә яшәү дәрте бирә, аны өметле һәм хыялый язмышка рухландыра. Чын сөюдә шатлык белән сагыш янәшә яши, еш кына аларны бер-берсеннән аерып алып та булмый. Автор фикеренчә, ихлас мәхәббәттә сагыш – тирәнрәк, югалту аянычлырак була. Рәхим итеп, мәхәббәт кошының сайравын тыңлагыз!
Жанр: Разное
Новая книга Рафаэля Ахметовича «Поимённо вспомним всех» поражает своей обнажённой, суровой, порою просто тяжёлой для человеческой психики правдой. В конце восьмидесятых прошлого века он провёл целое лето в архивах КГБ – занимался делами репрессированных татарских литераторов. В те дни, по признанию писателя, он чувствовал себя плохо, «портилось настроение, кололо в груди, пропадали аппетит и сон». Но книга была создана. В ней целая галерея жертв сталинских репрессий, а также палачей и, к сожалению, имена и поступки авторов писем-доносов на своих же коллег-литераторов.
Жанр: Разное
Шагыйрь Наис Гамбәрнең бу китабына тупланган моңсулык, сагыш белән өртелгән уйчан-фәлсәфи шигырьләре укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.
Жанр: Разное
Китапта халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайиҗатыннан иң яхшы шигъри үрнәкләр хронологик тәртиптә тәкъдим ителә.
Еллар узган саен, аның шигырьләре тагын да көчлерәк, аһәңлерәк яңгырый, асылыбызны, телебезне, шанлы тарихыбызны, ахыр чиктә татарлыгыбызны әледән-әле искә төшереп, ассызыклап тора.
Әлеге җыентык урта мәктәп укытучылары, югары уку йорты мөгаллимнәре, укучылар, студентларга һәм, гомумән, Габдулла Тукай иҗаты белән кызыксынган киң катлам китап сөючеләргә адреслана.
Жанр: Разное
Издание представляет собой публикацию текста материалов российского дипломатического ведомства XVI в. – Посольского приказа. Предлагаемые источники содержат ценнейшие сведения о политических взаимоотношениях не только между двумя наследниками Золотой Орды – Российским государством и Ногайской Ордой в первой половине 60-х гг. XVI столетия, но и в Восточной Европе в целом.+Работа предназначена специалистам-историкам, преподавателям, студентам и всем интересующимся историей Московского государства и историей тюркских народов.
Жанр: Разное
В книгу писателя Марселя Галиева вошли лирические эссе, философские размышления о роли, значении и судьбе родного языка, историческом пути своего народа, являющегося одной из ветвей великого тюркского этноса, отметившегося на сцене истории под разными именами: киммерийцы, скифы, сарматы, хунны, булгары, хазары, кыпчаки и т. д., но сумевшего пронести через века, умножая и обогащая, свой язык, культуру и открытость миру.
Жанр: Разное
Күренекле язучы, шагыйрь, прозаик, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәлилче-галим, мөгаллим, филология фәннәре кандидаты, доцент, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигыйның бу китабы Ватаныбызда бердәнбер Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (1906–1944) киң колачлы шигърияте, фронт лирикасы һәм атаклы «Моабит дәфтәрләре» нең поэтик лингвистикасын, сүз куллану алымнарын, гомумән, тел-стиль үзенчәлекләрен тулаем өйрәнүгә багышлана.
Китапка авторның дүрт дистә ел дәвамында газета-журналларда, төрле җыентыкларда татар һәм рус телләрендә дөнья күргән әдәби-гыйльми, фәнни-публицистик мәкаләләре, кандидатлык, докторлык диссертацияләренә, яңа күзәтү-эзләнүләргә, ачыш-табышларга нигезләнеп язган хезмәтләре тупланды, библиографик белешмә бирелде, чыганаклар күрсәтелде.
Авторның әлеге монографик хезмәте укучыларга, студентларга, укытучыларга, тел-әдәбият галимнәренә һәм, гомумән, каһарман-шагыйребезнең иҗаты белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.
Жанр: Разное
Әлеге мәҗмугага утызга якын төрле буын авторларының шигъри әсәрләре туплап бирелде.
Жанр: Разное
Татар кешесе театр сәхнәсенә кайчан менгән?! Тәүге пьесалар язылуга, спектакльләр куелуга ни этәргеч биргән?! ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы сүз сәнгатен төрки халыклар белән багланышта өйрәнү барышында автор шул темаларны тирәнтен яктырта. ХХ – ХХI гасырларда әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә бәйле мәкаләләр дә китапның әһәмиятле өлеше булып тора.
Жанр: Разное
Словарь будет полезен студентам учебных заведений экономического профиля, практикам предпринимательства, работникам государственных, муниципальных и общественных организаций, журналистам, переводчикам и всем изучающим русский, татарский и английский языки.
Издаётся впервые.
Жанр: Разное
Журналист, публицист Мидхәт Садыйковның бу китабына әниләр күңелен тирәнтен тоемлап иҗат ителгән хикәя-парчалары, юмористик хикәяләре, әдәбият-сәнгатькә, мәгарифкә кагылышлы публицистик язмалары, күренекле шәхесләр белән әңгәмәләре туплап бирелде.
Жанр: Разное
Язучы Кадим Җәмит бу әсәрендә килмешәк хәленә төшкән адәм баласының катлаулы язмышын тасвирлый. Аның тормыш сазлыгыннан чыгып үз юлын табуын, матурлык, сәнгатькә ябышып һаман алга баруын, һичкайчан югалып калмавын маҗаралы итеп сурәтли.
Жанр: Разное
Әлеге җыентыкта Габдулла Тукайның барлык әсәрләре: шигырьләре, поэмалары, прозасы, рецензияләре, фельетоннары һәм публицистик чыгышлары, хатлары турында язылган мәкаләләр туплап бирелде. Һәр мәкалә ахырында теге яки бу әсәргә караган библиографик белешмә дә урнаштырылды.
Китап галимнәр, аспирантлар, студентлар, гомумән, Г. Тукай иҗаты белән кызыксынган киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.
Жанр: Разное
Язучы Кәрим Караның әлеге китабында повестьлар туплап бирелде. Анда кеше шәхесе, аның рухи камиллеге, әхлаклылык мәсьәләләре күтәрелә. Автор хәмер эчү белән мавыгуның коточкыч фаҗигаләргә китерүе, имансызлык турында уйлана, тормышыбызга үтеп кергән яраклашу, җайлашу, акчага табыну кебек күренешләрнең гадәти хәлгә әверелүенә борчыла.
Жанр: Разное
Бу хезмәт Татарстанның Г. Тукай һәм Россиянең М. Горький исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең иҗат лабораториясен өйрәнүгә багышлана. Басма мирас һәм шәхси архив материалларына нигезләнеп, әдипнең иҗат барышы, язучылык хезмәтендәге үзенчәлекләре, әдәби осталыгы һәм аңа ирешү юллары яктыртыла.
Жанр: Разное
Шагыйрә Сирень Якупованың бу китабына тормышка, яшәүгә мәхәббәт хисләре белән сугарылган фәлсәфи-лирик шигырьләре туплап бирелде.
Жанр: Разное
Әлеге китапка Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, драматург Эсфир Яһудинның соңгы елларда иҗат ителгән сәхнә әсәрләре туплап бирелде.
Жанр: Разное
Татарстан Республикасының халык шагыйре Рәдиф Гаташ әсәрләренең бу томына шагыйрьнең 1961–1972 еллар аралыгында язган шигырьләре, лирик цикллары, тәрҗемәләре туплап бирелде.
Жанр: Разное
Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ әсәрләренең бу томына узган гасырның 70 нче еллар башыннан алып хәзерге көнгәчә иҗат ителгән шигырьләре, публицистик цикллары, поэмалары һәм робагыйлары туплап бирелде.
Жанр: Разное
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукайисемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ әсәрләренең бу томына шигырьләре, газәлләре һәм төрки шагыйрьләр иҗатыннан үрнәкләр туплап бирелде.
Жанр: Разное
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукайисемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ әсәрләренең бу томына публицистик һәм лирик язмалар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, нәсер-эсселар туплап бирелде.
Жанр: Разное
Татарстан Республикасының халык шагыйре Рәдиф Гаташның бу томына шагыйрьнең соңгы елларда язылган әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре һәм әңгәмәләре туплап бирелде.
Жанр: Разное
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт, Муса Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты Разил Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлын тасвирлаган бу саллы һәм мул бизәкле альбом-китапта аның шигырьләре, парчалары, автобиографик хикәяләре урын алган.
Республика җитәкчеләренең, күренекле әдәбият галимнәренең, мәшһүр әдипләр һәм каләмдәшләренең Разил Вәлиевнең иҗатына һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган әтрафлы язмалары, төрле елларда төшкән фотолар китапның эчтәлеген баетып, аны фидакяр шәхес, дәүләт эшлеклесе һәм әдип буларак төрле яктан күзалларга мөмкинлек бирә.
или Войдите