Скачать книги автора «Разиль Исмагилович Валеев»

Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)

Разиль Исмагилович Валеев

Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевнең бу китабында республикабызның 1990 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр чорындагы катлаулы сәяси вакыйгаларын, мәдәният, сәнгать, әдәбият, мәгариф өлкәсендәге проблемаларын тасвирлаган язмалары, чыгышлары, әңгәмәләре урын алды.

Утыз ел буена даими рәвештә парламентта эшләгән, иң мөһим вакыйгаларның эчендә кайнаган, үзе дә турыдан-туры аларда катнашкан Дәүләт Советы депутаты һәм Комитет рәисе буларак, Разил Вәлиев шушы чор сурәтен шагыйрь күңеле, сәясәтче акылы аша үткәреп, тулы бер чор картинасын ачык күзалларга мөмкинлек бирә.

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт

Разиль Исмагилович Валеев

Бу китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиевнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, повестьлары һәм мәшһүр шәхесләр турындагы истәлек-язмалары керде.

Киң катлам укучылар ихтыяҗын исәпкә алып, әсәрләр татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә.

В эту книгу народного поэта Республики Татарстан Разиля Валеева вошли его стихи, повести и воспоминания о выдающихся личностях, написанные в разные годы.

Учитывая потребности широкого круга читателей, произведения издаются на татарском и русском языках.