Скачать книги автора «Галимьян Хамитьянович Гильманов»

Ходай бүләге

Галимьян Хамитьянович Гильманов

Галимҗан Гыйльманов – хәзерге татар прозасында үз стилен, үз образлар дөньясын булдырган язучыларның берсе. Аның үзенчәлекле геройлары хыял белән чынбарлык чигендә яши, шул ук вакытта алар тетрәндергеч язмышлы, әмма үз идеалларына, рухи кыйблаларына тугры кала.

Әлеге китапка язучының укучылар арасында популярлык казанган бәяннары туплап бирелде.

Фил төшкә сыймый

Галимьян Хамитьянович Гильманов

Танылган балалар әдибе, А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Г. Гыйльмановның төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде. Шагыйрьнең һәр шигыре көтелмәгән ачыш яисә гыйбрәтле сабак буларак кабул ителә. Бу әсәрләрдә 6—10 яшьлек геройларның мавыктыргыч вакыйгаларга бай тормышы тасвирлана; аларның үзенчәлекле һәм образлы фикерләү рәвеше өлкәннәрне дә, укучы балаларны да бик тиз үзенә җәлеп итә.

Самат батыр

Галимьян Хамитьянович Гильманов

Жанр: Разное

Китапта авторның балалар өчен язылган шигырьләре, җырлары, табышмаклары һәм әкиятләре тупланды. Маҗаралы вакыйгаларны үз эченә алган һәм балаларга аңлаешлы, җиңел тел белән язылган шигырьләр аша укучы тирә-юньне танып белергә өйрәнә. Кызыклы табышмаклар балаларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерә.

Китап мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга, ата-аналарга, укытучыларга, тәрбиячеләргә, татар балалар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.